news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Брунейда “Россиядә ислам традицияләре” уникаль фотокүргәзмәсе оештырыла

Киләчәктә бу күргәзмә дөньяның башка илләрендә дә тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Россия мөселманнары  “Россиядә ислам традицияләре” уникаль фотокүргәзмәсен беренче тапкыр Брунейда тәкъдим итәчәк. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин фатихасы белән, Россия Мөфтиләр шурасы делегациясе Бруней-Даруссалам дәүләтенә килде. Делегацияне Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов җитәкли. Аларны аэропортта Россиянең Брунейдагы илчесе Семиволос Владлен Станиславович, Брунейның Дин эшләре буенча министрлыгының даими сәркатибе Абдул Азиз Юссоф, илчелек һәм министрлык хезмәткәрләре каршы алды.

Сәфәрнең төп максаты “Россиядә ислам традицияләре” уникаль фотокүргәзмәсен тәкъдим итү, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Бруней-Даруссаламга сәфәр кысаларында “Россиядә ислам традицияләре” дип аталган уникаль фотокүргәзмә тәкъдим итәчәкбез. Чара Россия мөселманнары рухи лидеры, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдин фатихасы һәм Татарстан Республикасы Президенты, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылды. Мондый масштаблы проект беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәгә килүчеләр Россия мөселманнары тормышын сурәтләгән 150 артык эксклюзив фотоларны карый алачак. Киләчәктә бу күргәзмә дөньяның башка илләрендә дә тәкъдим ителәчәк”, - диде Россия Мөфтиләр  шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Габбасов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100