Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бруцеллез сәбәпле, Роспотребнадзор Балык Бистәсендә ферманы һәм сөтчелек цехын япкан

Мөгезле эре терлекләрдә бруцеллез очрагы ачыклану сәбәпле, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) Балык Бистәсе районында ферманы һәм сөтчелек цехын япкан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Роспотребнадзорның Лаеш территориаль бүлеге «Бариев Р.Г.» хуҗалыкларына һәм «Кама-Агро» ҖЧҖендә санитар-эпидемиологик тикшеренү үткәрде. Тикшерү санитария нормаларының җитди бозылуын ачыклады: биналарның торышы канәгатьләнерлек түгел, хезмәткәрләрнең шәхси гигиенасы өчен шартлар юк, куркыныч хезмәт шартларын контрольдә тоту юк, хезмәткәрләр медицина тикшерүен тулысынча һәм вакытында узмыйча эшкә кертелгән.
Нәтиҗәдә суд Сабакайда сөт цехын һәм Олы Елга авылы фермасын 90 тәүлеккә ябарга карар чыгарды. Хезмәткәрләрнең берсендә бруцеллез табылган, ул дәвалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз