news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бронхиаль астмадан дәвалау өчен аена якынча 1-2 мең сумлык дару кирәк

Мондый авыруларны дәвалау өчен акча дәүләт бюджетыннан бирелә.

Бронхиаль астмадан дәвалау өчен аена якынча 1-2 мең сумлык дару кирәк
Султан Исхаков

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бронхиаль астмадан интегүче авыруны дәвалау аена уртача 1 мең сумга төшә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында бронхиаль астмага каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш аллерголог-иммунологы Рөстәм Фәссахов белдерде.

Аның әйтүенчә, мондый авыруларны дәвалау дәүләт хисабыннан башкарыла. Елына, ким дигәндә, 12 мең сум тирәсе акча сарыф ителә. Шулай да, астма белән авыручыны дәвалау аның чире никадәр авыр булуына карый, дип белдерде Рөстәм Фәссахов. Җиңелчә, уртача дәрәҗәдә авыручылар һәм чирне бик авырдан кичерүчеләр бар. Җиңелчә авыручы астматикларга көненә даруның бер дозировкасы да җитә, авыр кичерүчеләргә дәвалану кыйбатракка төшә. Даруның бер кабы 2 мең сум, анда 120 доза. Рөстәм Фәссахов сүзләренчә, җиңелчә авыручыларга көненә ике доза кирәк дип алсак та, бер айга ярты кабы да җитә, бу 1 мең сум дигән сүз. “Ә авыруы көчле булганнарга көненә 4 ингаляция кирәк”, - диде белгеч. Димәк, аның сүзләренчә, астмадан интегүчеләрне дәвалау дәүләткә елына 12-24 мең сумга кадәр төшә.

Рөстәм Фәссахов әйтүенчә, элек барлык дарулар чит илдән кайтарылса, хәзер инде импортны алмаштыручы дарулар үзебездә дә җитештерелә. “Аларның да файдасы шактый зур”, - дип ул дәвалау өчен даруларның 40 проценты үзебезнең илдә җитештерелгән булуын әйтте.

Рөстәм Фәссахов сүзләреннән аңлашылганча, Бөекбританиядә астмага каршы бик сыйфатлы дарулар җитештерүче компания белән хезмәттәшлек нигезендә, тиздән Казанда да астмага каршы препаратлар җитештерү мәсьәләсе күтәрелергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100