news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Володин депутатларны махсус операциядә катнашырга чакырды

Россия депутатларының өлешчә мобилизация кысаларында броньлары юк, дип белдерде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин. Ул критерийларга туры килгән барлык парламентарийларны Украинадагы махсус операциядә катнашырга чакырды.

Ул билгеләп үткәнчә, депутатларны мобилизацияләү — россиялеләрне кызыксындыра торган мәсьәләләрнең берсе.

«Кем өлешчә мобилизация таләпләренә туры килә, махсус хәрби операциядә катнашуы белән булышырга тиеш. Депутатларга бернинди бронь да юк», - дип язган Володин үзенең Телеграм-каналында.

Искәртик, 21 сентябрьдә иртән Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга имза куйды.

Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш, бу гражданнарның гомуми саныннан 1 проценттан бераз артыграгын тәшкил итә. Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә, студентлар һәм «срочник» солдатлар анда эләкми.

Өлешчә мобилизация повесткасын дәүләт хезмәтләре аша җибәрергә планлаштырылмый, диделәр Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100