news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Британиянең Колчестер шәһәрендә урнашкан мәктәпләрнең берсендә өйгә эш бирү бетерелгән

Өй эшләрен тикшерергә киткән вакытны булачак дресләргә сарыф итү күпкә файдалырак, дип саный әлеге яңалыкны кертүчеләр.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Британиянең Колчестер шәһәрендә урнашкан урта мәктәпләрнең берсендә өй эшләрен бетергәннәр.

The Philip Morant School and College Бөекбританиянең өйгә эш бирелми торган беренче мәктәбе түгел. Әмма элек мондый гамәлне балаларга йөкләмәне киметү теләге белән аңлатсалар, директор Кэтрин Хатли үз контроле астындагы оешмада, киресенчә, укытучыларның эшен киметергә ниятләгән. Миссис Хатли фикеренчә, өй эшләрен тикшерергә киткән вакытны булачак дәресләргә сарыф итү күпкә файдалырак. Шул рәвешле, материалны бирүнең сыйфаты, димәк, аны үзләштерү дә яхшырырга тиеш. Бу хакта slovodel.com сайты яза.

Дөрес, укучыларга өй эше итеп бирелгән биремнәрне хәзер сыйныфта эшләргә туры киләчәк. Моны укучылар тискәре кабул иткән очракта, укытучылар дәресләргә яхшырак әзерләнеп кенә калмыйча, кайсы баланың биремне әйбәт үтәвен, ә кайсыларының эшләгән кыяфәт кенә чыгарганын күзәтә алачак.

Ә менә сыйныфтан тыш биремнәр элеккечә үк калачак. Тик хәзер аларны иң өлгер укучылар гына үтәргә мөмкин. Өстәмә биремнәр аеруча сәләтле укучыларны ачыклау өчен кирәк, дип саный әлеге яңалыкны кертүчеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100