news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Британиядә ковид паспортлары һәм маска кию режимы гамәлдән чыгарылган

Джонсон билгеләп үткәнчә, Бөекбритания тиздән COVID-19га салкын тиюгә кебек карый башлаячак һәм мәҗбүри үзизоляцияне гамәлдән чыгарачак.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөекбритания Премьер-министры Борис Джонсон локдаун вакытында Хөкүмәт резиденциясендә узган кичәләр белән җәнҗаллар сәбәпле Англиядә мәҗбүри ковид-паспортларны, маска кию режимын һәм өйдән торып эшләүне гамәлдән чыгару турында игълан итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Киләсе атнаның сишәмбесендә (25 гыйнварда) мәҗбүри сертификация төгәлләнәчәк, оешмалар ковид-паспортларны куллану-кулланмауны урыннарда үзләре хәл итә ала, тик без Англиядә ковид-сертификатларны мәҗбүри рәвештә куллануны туктатабыз.

Хөкүмәт өйдән торып эшләргә таләп итмәячәк, хезмәткәрләр эш бирүчеләр белән офисларга кире кайту турында фикер алышырга тиеш. Кабинет, кертелгән чикләүләрнең вакыты чыккач, Хөкүмәт битлекләрне мәҗбүри киеп йөрүне таләп итмәячәк дигән карарга килде», — дип белдерде парламентта Джонсон.

Аның сүзләренчә, омикрон штаммы таралу сәбәпле кертелгән «Б» планы 25 гыйнвардан соң озайтылмаячак һәм Англия «А» планына әйләнеп кайта.

Джонсон билгеләп үткәнчә, Бөекбритания тиздән COVID-19га салкын тиюгә кебек карый башлаячак һәм мәҗбүри үзизоляцияне гамәлдән чыгарачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100