news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Британия югары уку йорты үзенең эмблемасы белән хиҗаб чыгарган

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Бөек Британиядә мөселман хатын-кызларының 18 проценты гына спорт белән шөгыльләнә.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Лондонның Брунель университеты мөселман кызларын спортка яңа хиҗаб ярдәмендә җәлеп итәргә өметләнә. Уку йорты үзенең эмблемасы ябыштырылган хиҗаб чыгарган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.

Sports England үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Бөек Британиядә мөселман хатын-кызларының 18 проценты гына даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә.

«Мөселман кызлары, әлбәттә, спорт белән үзләре өчен генә, кеше күзеннән качып шөгыльләнә иде. Әмма алар ярышларда катнашмады», - дигән студентлар профсоюзы президенты Ранджит Ратхор.

Тикшеренү университеты Британиянең башка югары уку йортлары да аларның үрнәгенә иярер дип өметләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot