news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Британия белгече организмга май туплануны киметә торган җиләк-җимешне атады

Алманы төп ризыкны алдыннан ашарга кирәк.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Төп ризык алдыннан бер алма ашау елына биш килограммнан артык майдан котылырга ярдәм итә ала. Бу хакта Британия диетологы Роб Хобсонга сылтама белән РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, алма шоколад плиткасыннан яки башка калорияле татлы ризыктан өч тапкыр туклыклырак.

«Йөз грамм алмада 1,2 грамм азык җепселе бар, шуның аркасында тамак тук тоела, бигрәк тә азык алдыннан кулланганда», — дип аңлатты белгеч.

Хобсон сүзләренчә, җиләк-җимеш җепселләре шулай ук эчәклектәге бактерияләр балансын җайга салырга ярдәм итә, бу, үз чиратында, авырлыкны киметүгә ярдәм итә һәм организмда май туплауны акрынайта.

news_right_1
news_right_2
news_bot