news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Британия басмасы Казанны Россиянең иң креатив шәһәре дип атаган

Татарстан башкаласы, Мәскәү белән Краснодарны узып, тугыз шәһәрдән торган рейтингта беренче булган

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Британиянең Calvert хәйрия фонды журналы Россиянең иң креатив шәһәрләре дайджестын чыгарган. 

Басма төзегән тугыз баскычтан торган исемлектә беренче урынны Татарстан башкаласы алган. Автор сүзләренчә, шәһәр "төрле мәдәниятләр кайнап торучы казан" белән гәүдәләнелә.

Шәһәрнең өстенлекләре арасында Россиянең өченче башкаласы дигән рәсми статусы, шәһәрнең меңъеллыгын һәм Универсиаданы уңышлы үткәрү аерым күрсәтелә. Рейтингта Иннополис та атап кителгән.

Россиянең иң креатив шәһәрләре рейтингына Краснодар, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Санкт-Петербург, Төмән, Воронеж һәм Екатеринбург кергән.

Искәртәбез: The Calvert Journal басмасы рәсми рәвештә 2013 елда бастырыла башлаган. Журнал Лондонның Calvert 22 фонды башлангычы белән гамәлгә куелган, ул Бөекбритания башкаласында Россия рәссамнары күргәзмәсен оештыра.

(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе)

news_right_1
news_right_2
news_bot