news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКСның Хатын-кызлар форумы әгъзалары тәкъдимнәрен Казандагы саммитка җибәрәләр

БРИКСның Хатын-кызлар форумында формалаштырылган барлык тәкъдимнәрне БРИКС саммитында катнашучыларга җибәрәчәкләр. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, чара 22-24 октябрьдә Казанда уза.

«Дәүләт башлыкларының безнең фикерне белүен, безнең тәкъдимнәрне исәпкә алуын телибез. Алар саммитның йомгаклау документларында һичшиксез чагылыш табар дип уйлыйм», - диде спикер.

Матвиенко хатын-кызлар форумын берләшмәдә катнашучы илләрнең хатын-кыз лидерлары хезмәттәшлегенә яңа этәргеч бирүдә яхшы мөмкинлек дип атады. Аның сүзләренчә, әлеге форум – дүртенче Евразия хатын-кызлар форумы һәм Россиянең БРИКСта рәислек итүендә үзәк вакыйгаларның берсе, БРИКС илләре хатын-кызларының даими диалогы өчен уникаль мәйданчык.

Спикер тагын билгеләп үткәнчә, азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре, энергия күчешенә хатын-кызларның өлеше һ.б. мөһим темалар игътибар үзәгендә тора. Хатын-кызлар форумы әгъзалары әзерли торган инициатива һәм проектлар хакында фикер алышу һәм үзара тәҗрибә алмашу да өстенлекләр рәтендә, дип сүзен төгәлләде Матвиенко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100