news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БРИКС уеннарының беренче көнендә Россия 13 алтын медаль яулады

БРИКС уеннарының беренче көнендә Россия 13 алтын медаль яулады
Фото: © "Татар-информ"

Казанда БРИКС уеннары турнирының беренче көне тәмам. Россия спортчылары инде алдынгылыкка чыкты – бүген алар берьюлы 13 алтын медаль яулады.

Авыр атлетика буенча Россия чемпионы Елизавета Жаткина БРИКС уеннарында 49 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңде. Ул ыргылып һәм этеп күтәрү буенча суммада 171 килограмм нәтиҗә күрсәтте. Икенче урынны шулай ук Россия спортчысы Полина Андреева (162 килограмм) яулады. Өченче урында исә – Венесуэладан Виктория Товар Милано (143 килограмм).

Дүрт тапкыр дөнья чемпионы Александр Мальцев Казанда БРИКС уеннарында синхрон йөзү буенча ялгыз техник программада җиңү яулады. Ул Таиландтан Кантинан Адисаисирибутрны җиңде.

Россия спортчысы Светлана Колесниченко башта синхрон йөзү буенча ярышларда ялгыз техник программада җиңү яулады. Ул 313,6900 балл җыйды. Көмеш медальне Белоруссиядән Василина Хондошко үзенеке итте (296,4750 балл). Өченче урынны Үзбәкстан спортчысы Диана Онкес (229,9334 балл) яулады.

Аннары Колесниченко парлы йөзүдә Майя Дорошко белән дуэтта тагын бер алтын медальгә ия булды. Аларның чыгышы 304,0783 баллга иреште. Икенче урынны Белоруссия спортчылары Анастасия Добровольская һәм Александра Мирончик (245,2300 балл) алды. Бронзаны Корея Халык-Демократик Республикасы дуэты яулады (234,1933 балл).

Спорт гимнастикасы буенча ярышлар Казан «Гимнастика үзәге»ндә узды. Шәхси күп төрләр ярышында Россия гимнасты Даниел Маринов җиңде.

Россиядән Ләйлә Васильева хатын-кызлар арасында шәхси күпбәйгедә алтын медаль яулады.

Шулай ук бүген «Ак Барс» көрәш сараенда хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында барлык авырлык категорияләрендә самбо буенча ярышлар узды. Россия спортчылары бу дисциплинада да җиде медальне үзенеке итте. Аларның бишесе – алтын. Медальләрне Павел Иванов (58 килограмм), София Емелюкова (50 килограмм), Кирилл Бажин (64 килограмм), Эльмира Кахраманова (59 килограмм) һәм Даниил Орлов (79 килограмм) алды. Софья Циброва (54 килограмм) көмеш призер булды, ә Әмир Хакуй (71 килограмм) бронзаны алды.

Моннан тыш «Татнефть Арена»да ушу буенча ярышлар узды. Ушу буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Сандра Константинова БРИКС уеннары кысаларында ушу‑таолу буенча ярышларда кылычлы комплекс дисциплинасында алтын медаль яулады. Россия спортчысы 9,830 балл җыйды. Көмеш медальгә Кытайдан Синьюэ Цю (9,795 балл) ия булды, өчлекне Ираннан Захра Джалили Парни (9,730 балл) япты.

Бүген медаль зачетыннан тыш теннис, бадминтон, өстәл теннисы һәм ишкәкле спорт буенча ярышлар уздырылды.

Бишенче тапкыр узучы БРИКС илләре уеннары рәсми рәвештә 12 июньдә старт алды. Алар 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Турнир программасы 27 спорт дисциплинасын үз эченә ала. 93 илдән килгән 4,7 меңнән артык спортчы бер-берсе белән көч сынаша. 387 комплект медаль уйнатыла.

Уеннарны үткәрү өчен Казанның 16 спорт объекты җәлеп ителә. Акробатик рок-н-ролл һәм брейкинг буенча ярышлар Мәскәүдә узачак. Расписание белән тулырак турнирның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot