news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БРИКС илләре уеннарында Татарстан көрәшчеләре катнашачак

21 июньдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда БРИКС илләре уеннары кысаларында көрәш буенча ярыш узачак. Ун үлчәү авырлыгында 27 илдән килгән спортчылар бил алышачак. Россия җыелма командасын Татарстан көрәшчеләр дә тәкъдим итәчәк.

Алар – 60 кг авырлыкта Алексей Абрамов, 70 кг да Ислам Фәләхов, 75 кг да Динар Кәримуллин, 85 кг да Ранис Галимуллин, 90 кг да Азат Габдрәшитов, 100 кг да Руслан Рәфыйков, 130 кг да Радик Сәлахов, 130 кг нан югары авырлыкта – Ранис Гыйләҗетдинов. Шулай ук, Россия данын 65 кг авырлыкта Ульяновскидан Артур Хәкимов һәм 80 кг авырлыкта Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәев яклаячак.

Көрәш ярышлары 21 июнь көнне 9:00дә башлана. 15:30дан финал алышлары һәм бүләкләү тантанасы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot