news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БРИКС уеннарында җиңү өчен 3 меңгә якын спортчы көрәшәчәк

БРИКС уеннарында җиңү өчен 3 меңгә якын спортчы көрәшәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

БРИКС уеннарында Казанда биш меңгә якын кеше – 3 мең спортчы һәм 2 мең рәсми зат катнашачак. Тагын биш йөзгә якын чакырылган кунак көтелә, дип хәбәр итте ел саен уздырыла торган матбугат конференциясендә Татарстан Спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов.

«Уеннарга чакыру хатлары БРИКСның биш әгъза-дәүләте, шулай ук алты илгә (Аргентина, Мисыр, Эфиопия, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) җибәрелгән», – дип сөйләде ул.

Катнашучылар 17 спорт объектында 27 спорт төрендә җиңү өчен көрәшәчәк. Алар арасында бадминтон, бокс, йөзү, җиңел атлетика, суга сикерү, фехтование, нәфис гимнастика, шахмат һ.б. бар.

Исегезгә төшерәбез, Брикс уеннары ТР башкаласында киләсе елның июнендә узачак. Масштаблы ярышлар алдыннан шәһәр мэры Илсур Метшин Үзәк стадионны реконструкцияләү турында игълан итте. Мәйданчык 16 дисциплина буенча җиңел атлетика ярышларын кабул итәчәк, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot