news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКС уеннары Россия, Франция һәм АКШ социаль челтәрләрендә зур кызыксыну уяткан

БРИКС уеннары Россия, Франция һәм АКШ социаль челтәрләрендә зур кызыксыну уяткан
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Казанда БРИКС илләренең Спорт уеннары Россия, Франция, Америка Кушма Штатлары, Азәрбайҗан һәм Һиндстанда социаль челтәр кулланучыларында аеруча зур кызыксыну уятты. Бу хакта Brand Analytics компаниясенең тикшеренү нәтиҗәләре сөйли, дип хәбәр итә ТАСС.

Аерым алганда, рус телле социаль медиаларда кулланучылар ярышларга аларны уздыру вакытында 3,8 миллионнан артык ачык реакция белдергән.

«Социаль медиада иң актив уеннар турында Россиягә ярышырга килгән чит ил спортчылары һәм командалары фикер алышты. <...> Уеннар БРИКС илләре кешеләрендә, шулай ук бөтен дөньяда да уңай кызыксыну уятты, дип билгеләп үтәргә була», - дип ышаныч белдерде аналитиклар.

Аерым алганда, Пакистан, Һиндстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан һәм Венесуэла вәкилләре ярышларга уңай реакция белдергән (алар үз спортчыларының медальләре һәм призлы урыннары турында язды). АКШта һәм Украинада Уеннарга тискәре мөнәсәбәт белдерелде.

Рус телле социаль медиаларда БРИКС Уеннарының 27 дисциплинасыннан иң күп телгә алынган бишлеккә спорт көрәше, җиңел атлетика, спорт гимнастикасы, синхрон йөзү һәм самбо кергән. Чит ил социаль медиасында йөзү, синхрон йөзү, ушу, футбол ярышлары һәм спорт көрәше еш искәртелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100