news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКС саммитында катнашучы ил башлыклары Россия исеменнән кабул итүгә килә башлады

Әлеге минутларда Казанда узучы БРИКС саммитында катнашучы дәүләт башлыклары Россия исеменнән кабул итүгә килә башлады. Мөхтәрәм кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы ала, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Беренче булып Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев килде. Аннан соң Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон килеп җитте.

Исәп буенча уналтынчы тапкыр үткәрелә торган БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза.

Соңрак Россия исеменнән кабул итүгә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд бен Заид әл-Нахайян килде.

Видео: ТР Рәисе матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100