Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
БРИКС саммитында катнашучы: Биредә эшләү дөньяга карашымны киңәйтте
«Росконгресс» фондының вакытлы хезмәткәре булып, Россия Федерациясенең Тышкы эшләр министрлыгының элемтә офицерлары штабында эшләгән Камилә Габтерахманова БРИКС саммитында эшләү – дөньяга карашны киңәйтте дип саный.
«БРИКС саммитын үткәрүдә катнашу – минем өчен уникаль тәҗрибә. Саммитта эшләү минем дөньяга карашымны киңәйтте, белемемне баетты, команда эшенең мөһим икәнлеген күрсәтте. Мондый масштаблы чараның бер өлеше булу минем өчен зур горурлык», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Камилә Габтерахманова үзенә йөкләнгән бурычлар турында да сөйләде. «Миңа офицерларга булышу, аерым алганда, документлар белән эшләү, тәрҗемә итү, гаризаларны эшкәртү, исемлекләр төзү эше йөкләнде. Азәрбайҗан өчен җаваплы офицер белән эшләү бәхете тәтеде. 23 октябрьдә «Биләр Палас» отелендә Азәрбайҗан делегациясен каршы алуда катнаштым. Делегациядә күбесенчә җитди кешеләр булса да, алар барысы да ачык йөзле», – диде ул.
«Күбесенчә офис эшен башкарырга туры килде, әмма чит ил кешеләре белән дә аралашып өлгердем, Конго, Пакистан, Эфиопия кунаклары белән инглиз телендә, азәрбайҗаннар белән төрекчә сөйләштем», – диде Камилә Габтерахманова.
- БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз