news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга Эфиопия Премьер-министры килде

БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга Эфиопия Премьер-министры килде
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Бүген башлана торган БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга Эфиопия Премьер-министры Абий Әхмәт килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итте республика башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Эфиопия Федератив Демократик Республикасы БРИКСка рәсми рәвештә 2024 елның 1 гыйнварында кушылды. Илне берләшмәгә кертү турында карар узган елның августында Көньяк Африка шәһәре Йоханнесбургта узган 15нче саммитта кабул ителде.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Казанда БРИКС саммиты башлана. Чара берләшмә катнашучысы булган илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасы белән башлана. Алар рәсми булмаган төшке ашка җыела.

Россия Президенты Владимир Путинның «Яңа үсеш банкы» президенты Дилма Руссефф, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамапоса, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Мисыр Президенты Абдел Фаттах ас-Сиси белән очрашулары планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100