Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
БРИКС саммитында Әрмәнстан Азәрбайҗанга тынычлык килешүен имзаларга тәкъдим итте
Әрмәнстан Премьер-министры Никол Пашинян Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы XVI БРИКС саммитының беренче пленар утырышында Азәрбайҗанга тынычлык килешүен имзаларга тәкъдим итте.
«Бүгенге көндә эчтәлектә расланган килешү проекты Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан арасындагы мөнәсәбәтләрне нормальләштерү һәм тынычлык өчен кирәкле барлык принципиаль мәсьәләләрне формалаштыра һәм хәл итә. Без Азәрбайҗанга бу килешүне имзаларга тәкъдим итәбез», - диде Никол Пашинян.
Ул билгеләп үткәнчә, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан соңгы айларда күп тапкырлар республикалар арасында тынычлык урнаштыру һәм дәүләтара мөнәсәбәтләр турындагы килешү проекты 80-90 процентка килештерелгән, дип белдерделәр.
«Бер-берсенең территориаль бөтенлеген икеяклы тану, үзара территориаль дәгъвалар булмау һәм киләчәктә мондый дәгъваларны тәкъдим итмәү йөкләмәсе турындагы Формулировкалар тулысынча килештерелгән инде», - дип ассызыклады Әрмәнстан Президенты.
Аның сүзләренчә, шулай ук көч кулланмау һәм көч янау принцибын үтәү, бер-берсенең эчке эшләренә тыкшынмау, дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру, тынычлык килешүе белән кабул ителгән йөкләмәләрне үтәү өчен ике яклы механизмнар булдыру мәсьәләләре дә килештерелгән. «Кичә Әрмәнстан парламенты комиссиянең Азәрбайҗан белән чикләрне делимитацияләү мәсьәләләре буенча уртак эшчәнлеге турындагы нигезләмәне ратификацияләде», – диде ул.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз