news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКС саммиты вакытында Татарстан Милли китапханәсе ябылып торачак

БРИКС саммиты вакытында Татарстан Милли китапханәсе ябылып торачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

БРИКС саммиты вакытында Татарстан Милли китапханәсен ябып торачаклар. Бу хакта китапханәнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр итәләр.

«Әлеге уңайсызлыклар XVI БРИКС саммитына әзерлек һәм аны уздыруга бәйле иминлек чараларын арттыруны тәэмин итү аркасында килеп чыкты», – диелә хәбәрдә.

Китапханә 21-24 октябрь көннәрендә ябык була, бу көннәрдә китаплар алып һәм тапшырып булмаячак. Китапларны кире кайтару вакытын автомат рәвештә озайталар. 25 октябрьдән китапханә гадәти режимда эшли башлый.

Кичә БРИКС саммиты аркасында туристларның Казан Кирмәненә экскурсияләргә керә алмаячагы да билгеле булды. 17-23 октябрь көннәрендә экспозицияләрне карап булмый.

Уналтынчы БРИКС саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрь көннәрендә узачак. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый дәрәҗәдәге чаралар уздыру республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. 30дан артык дәүләт лидерлары саммитта катнашуны раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100