news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКС саммиты узу сәбәпле, Казан мәктәпләрендә көзге каникул иртәрәк башлана

БРИКС саммиты узу сәбәпле, Казан мәктәпләрендә көзге каникул датасын үзгәрттеләр. Укучылар 21-28 октябрьдә ял итәчәк. Татарстанның башка муниципалитетларындагы мәктәпләрдә көзге каникул 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр була. Бу срокларны республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәш итә.

«Быел Казан мәктәпләрендә бары тик көзге каникул датасы буенча гына бераз үзгәреш бар», – диделәр министрлыкта. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Министрлык кышкы каникулны 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, язгысын 22-31 мартта уздырырга киңәш итә. Җәйге каникул 27 майда башлана.

Мәгариф министрлыгында әйтүләренчә, «Россиядә белем бирү» турындагы закон буенча, календарь буенча уку елын ясау һәм раслау белән мәктәпләр шөгыльләнә. Шуңа күрә һәр мәктәп каникул башлану һәм тәмамлану көнен мөстәкыйль билгели. Иң мөһиме, аларның озынлыгы җиде календарь көненнән ким булмаска тиеш.

БРИКС саммиты Казана 22-24 октябрьдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100