news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БРИКС саммиты кунакларына Казан Кремлендәге губернатор сарае турында китап бүләк итәләр

БРИКС саммиты кунакларына Казан Кремлендәге губернатор сарае турында китап бүләк итәләр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда «Казан Кремленең архитектура энҗесе: губернатор сарае элек һәм бүген» дигән китап дөнья күрде. Аның беренче тиражын октябрьдә Казандагы БРИКС саммитына киләчәк кунакларга бүләк итәргә ниятлиләр. ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бу Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның БРИКС саммитына килүче һәр кунакка шәхси бүләге булачак», - диде ул.

«Казан Кремленең архитектура энҗесе: губернатор сарае элек һәм бүген» китабы - Татарстандагы визит карточкаларының берсе турында сөйли торган уникаль басма.

«Казан Кремле – шәһәребезнең йөрәге. Казан Кремленең архитектура энҗеләреннән берсе - XIX йөз уртасында төзелгән губернатор сарае бинасы», - дип искәртте Габдрахманова.

Китапның беренче тиражы 3 мең данә тәшкил итә. Киләчәктә басманың татар теленә тәрҗемә ителүе дә ихтимал.

Губернатор сарае 1845-1848 елларда архитектор Константин Тон проекты нигезендә псевдоренессанс элементларын кулланып рус-византия стилендә төзелә. Ул – федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты.

news_right_1
news_right_2
news_bot