news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БРИКС саммиты көннәрендә Казан Кремле диварларын утлы шоу бизиячәк

Казанда БРИКС саммиты кысаларында 21 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр Казан Кремле диварларында форумда катнашучы илләрнең мәдәнияте элементлары һәм бизәкләре, шәһәрләре силуэтлары, тарихи сәхнәләре күренешләре, БРИКС илләре телләрендә сәламләүләр белән утлы шоу күрсәтеләчәк.

«Анда Болгар һәм Тадж-Махалны да хәтерләтеп Ак мәчет образы да булачак, Казан Кремле диварлары Кытай стеналары кебек күренергә дә мөмкин. Ибн Фадлан образы да булачак», – дип тасвирладылар ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәгеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot