Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
БРИКС саммиты июль аенда Рио-де-Жанейрода була
БРИКС саммиты быел 6-7 июльдә Рио-де-Жанейрода уза. Бу хакта Бразилия Тышкы эшләр министры Мауро Виейра белдерде. РБК шул хакта яза.
«Бразилия быел төркемне җитәкли, идарә реформасына һәм глобаль Көньяк илләре арасында хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирә», - дип билгеләп үтелә басмада.
Берләшмә 2006 елның июнендә дүрт дәүләттән — Бразилия, Россия, Һиндстан һәм Кытайдан торган төркем буларак барлыкка килә һәм ил исемнәренең беренче хәрефләре буенча БРИК дип атала. 2010 елда Көньяк Африка Республикасы кушылу белән берләшмәнең исеме БРИКСка үзгәртелә.
Йоханнесбургта БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча 2023 елда берләшмәгә алты ил чакырылган — Аргентина, Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Эфиопия. Соңыннан 2023 елның декабрендә Аргентинада президент алышыну сәбәпле, ил БРИКСка керүдән баш тартты.
2024 елда БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә Казанда узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз