news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКС саммиты алдыннан Казанда Тукай шигырьләрен фарсы телендә яздырганнар

БРИКС саммиты алдыннан Казанда Тукай шигырьләрен фарсы телендә яздырганнар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

БРИКС саммиты алдыннан «Миллиард.Татар» басмасы Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Туган тел» һәм «Шагыйрь» исемле ике шигырен фарсы теленә тәрҗемә иткән роликлар яздырган.

Татар әдәбияты классигының фарсы теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен Көнчыгышны өйрәнүче, КФУның Лобачевский исемендәге китапханә хезмәткәре Алсу Арсланова укыды.

Проект инициаторлары әлеге трекларны яздырырга ярдәм иткән «Китап» радиосына аерым рәхмәт белдерде.

Габдулла Тукайның классик шигырьләрен «Миллиард.Татар» порталы сайтында искә төшерергә мөмкин. Алсу Арсланова турында тулырак бу басмага биргән интервьюсында белергә була.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Казанда БРИКСның 16нчы саммиты башлана, ул өч көн дәвам итә. Чара рәсми булмаган төшке ашка килүче катнашучы илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасыннан башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100