news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«БРИКС - плюс/аутрич» утырышына килгән делегация башлыклары бергәләп фотога төште

«БРИКС - плюс/аутрич» утырышына килгән делегация башлыклары бергәләп фотога төште
Фото: © Сергей Бобылев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Казанда «БРИКС - плюс/аутрич» форматында узган беренче утырышка килгән делегация башлыклары бергәләп фотога төште. Бүген ил лидерлар очрашуы киңәйтелгән форматта уза.

Фотографиядә Россия лидерыннан тыш Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон, Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретары Антониу Гутерриш, БРИКСның яңа үсеш банкы президенты Дилма Руссефф һәм башка делегацияләр башлыклары сурәтләнгән.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 24 октябрь көнне БРИКС саммиты кысаларында ике утырыш узачак, аларның берсе ил башлыклары катнашында «БРИКС - плюс/аутрич». Моннан тыш, Россия Президенты Владимир Путин журналистлар өчен матбугат конференциясе уздырачак.

Фото: © Григорий Сысоев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100