news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКС партнер илләре исемлеген киңәйтү сәбәпле, «Казаныш» форумы февральдә уза

2025 елның 6-8 февралендә Татарстан башкаласында «Казаныш: төрлелек бердәмлеге» IV Халыкара архитектура-төзелеш форумы була. БРИКС партнер илләре исемлеген киңәйтү сәбәпле, чараны үткәрү көнен күчерделәр. Аларның вәкилләрен дә Казанга форумга чакырачаклар. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

«БРИКС илләре шәһәрләренең баш архитекторлары берләшмәсенең беренче утырышы «Казаныш» архитектура форумының төп чарасы була. Ул БРИКС партнер илләре исемлеген киңәйтү сәбәпле күчерелә. Шуңа бәйле рәвештә форумга яңа партнер илләрнең архитектура бергәлеге вәкилләрен чакыру турында карар кабул ителде», - диелә хәбәрдә.

Оештыручылар сүзләренчә, чит илләрдән килгән экспертлар санын арттыру төзелеш һәм архитектура өлкәсендә тәҗрибә һәм белемнәр алмашу өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырачак. Аерым алганда, Казан белгечләре Малайзия, Индонезия һәм Таиланд белән хезмәттәшлек итәргә тели. Форумда барлыгы 300дән артык спикер һәм җиде мең катнашучы, шул исәптән 23 илдән 60 чит ил кунагы көтә.

Форум кысаларында беренче тапкыр архитектура һәм урбанистика өлкәсендә иҗтимагый һәм һөнәри берләшмә, ассоциацияләр, берлек вәкилләре белән очрашу-танышу көтелә.

«Казаныш» форумында су транспорты инфраструктурасы объектлары өчен яр буе территорияләрен һәм акваторияләрен үстерү турында фикер алышырга планлаштыралар, биоклиматик архитектура һәм технологик инновацияләр буенча треклар, сәламәтлек инфраструктурасы буенча сессияләр була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100