news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БРИКС Кремль диварларында: казанлыларны саммит хөрмәтенә утлы шоу карарга чакыралар

БРИКС Кремль диварларында: казанлыларны саммит хөрмәтенә утлы шоу карарга чакыралар
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы

25 октябрьгә кадәр Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар БРИКС саммитына багышланган утлы тамаша күрә ала.

Видеопроекция 17.00 сәгатьтән Казан Кремлендә күрсәтелә.

Утлы шоу катнашучы илләр белән бәйле орнаментларны һәм элементларны, шәһәр силуэтларын, берләшмә әгъзалары булган дәүләтләр тарихыннан эпизодларны һәм аларның телләрендә сәламләү сүзләрен үз эченә ала.

Элегрәк Казан мэриясендә проекция 17.00 сәгатьтән эшли башлый һәм Спас белән Тайницкая манараларыннан территорияне колачлый, дип ачыклык керттеләр.

Башта ул саммит ахырына кадәр — 24 октябрьгә кадәр күрсәтеләчәк дип уйланылган иде. Әмма аннары шәһәр хакимияте утлы шоуны тагын бер көнгә озайту карарын кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot