Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
БРИКС илләрендә махсус икътисади зоналар арасында туры элемтә урнаштырырга тәкъдим ителде
Россия Президенты Владимир Путин БРИКС илләрендәге махсус икътисади зоналар арасында аларны үстерү өчен турыдан-туры элемтә урнаштырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә уза торган киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышында әйтте.
«Мондый территорияләрнең идарә командалары арасында преференциаль һәм ташламалы режимнар белән турыдан – туры элемтәләр урнаштыру мөһим дип саныйбыз. Бу сәнәгать җитештерүен локальләштерү, инвесторлар өчен уңай глобаль конкурентлык шартларын тәэмин итү буенча эшләнмәләр белән алмаша алсын өчен кирәк», - дип белдерде Владимир Путин.
Хәзерге вакытта БРИКС киңлегендә 2,5 меңнән артык махсус икътисади зона эшли, дип өстәде Россия лидеры.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз