news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКС илләре ярлылык, ачлык һәм пандемия белән көрәш буенча эшне активлаштырырга ниятли

БРИКС әгъзалары дәүләтләре ярлылык һәм ачлык белән көрәш, пандемияләрне профилактикалау буенча эшне активлаштырырга ниятләүләре турында белдерделәр. Бу хакта БРИКСның декларациясендә әйтелә.

«Без кабат күп яклы хезмәттәшлекнең геосәяси һәм геоикътисади фрагментация нәтиҗәсендә барлыкка килә торган рискларны чикләү өчен мөһим әһәмияткә ия булуына ныклы ышанычыбызны белдерәбез. Сәүдә, ярлылык һәм ачлык белән көрәш, тотрыклы үсеш, шул исәптән энергия чыганакларыннан, су һәм башка чыганаклардан файдалануны тәэмин итүне дә кертеп, үзара кызыксыну уята торган өлкәләрдә көчләрне активлаштырырга йөкләмә алабыз. Азык-төлек, ягулык, ашламалар, климат үзгәрү нәтиҗәләрен йомшарту һәм аларга яраклашу, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, пандемияләрне профилактикалау, аларга әзерлекне тәэмин итү һәм аларга җавап бирү», – диелгән документ текстында.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100