news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БРИКС илләре уеннарының ачылыш тантанасын туры эфирдан карап була

12-23 июнь көннәрендә Казанда халыкара БРИКС илләре уеннары үтәчәк. Анда спортчылар 27 спорт төре буенча көч сынашачак.

Халыкара спорт бәйгесенең ачылыш тантанасы «Казан Экспо»дагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залында үтә. Ачылыш тантанасын БРИКС илләре уеннарының «Вконтакте» рәсми төркемендә, шулай ук ТНВ каналында карап була. Ул 19:30 башланачак.

Тантанада ярышларга төрле илләрдән килгән спортчылар да катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot