news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БРИКС илләре спортчыларны дискриминацияләүгә каршы чыкты

БРИКС әгъзасы булган дәүләтләр спорт ярышлары уздырганда спортчыларны дискриминацияләүгә катгый рәвештә каршы. Бу хакта берләшмәнең XVI саммиты Казан декларациясендә әйтелә.

«Без спортчыларны яшь, җенес, инвалидлык, раса, этник билге, дин, икътисади яки башка статус буенча дискриминацияләүнең теләсә нинди формаларына катгый рәвештә каршы», - диелгән документта.

Шулай ук берләшмәдә катнашучы илләр «традицион һәм борынгы спорт төрләрен БРИКС форматында һәм бөтен дөньяда алга этәрүдә бер-берсенә ярдәм итәргә» килеште.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда БРИКС саммитында катнашучылар йомгаклау декларациясен кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot