news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКС+ илләре спорт министрлары Җиңү паркындагы мемориалга чәчәкләр салды

Хәтер һәм кайгы көнендә БРИКС+ илләре спорт министрлары Казанның Җиңү паркындагы Дан мемориалы колоннадасы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Россия спорт министры Михаил Дегтярев чит ил кунакларына Мәңгелек ут символизмы, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм фашистлар агрессиясе корбаны булган тыныч гражданнар истәлегенә куелган мемориаллар хакында сөйләде. Ул шулай ук коллегаларына Җиңү паркы территориясендәге хәрби техника күргәзмәсен дә күрсәтте.

Искәртеп узабыз, бүген Казанда БРИКС илләре спорт ведомстволары башлыкларының очрашуы булды. Анда катнашучылар спорт өлкәсендәге хезмәттәшлекнең перспективалары хакында фикер алышты. Чарада Бразилия, Һиндстан, Иран, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эфиопия һәм Көньяк Африка министрлары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100