news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКС илләре лидерлары Якын Көнчыгышта тизрәк атом-төш коралсыз зона булдырырга чакырды

БРИКСка керүче илләр лидерлары Якын Көнчыгышта атом-төш коралыннан азат зона булдыру турындагы резолюцияләрне тизрәк үтәргә чакырды. Бу чакыру БРИКС илләре Казан декларациясендә язылган. Документ Кремль сайтында чыкты.

«Без Якын Көнчыгышта атом-төш коралы һәм башка төр массакүләм үтерү коралларыннан азат зона булдыру турындагы резолюцияләрне тизрәк үтәүгә юнәлдерелгән тырышлыкларның, шул исәптән Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясенең 73/546 карары нигезендә чакырылган Конференциянең әһәмиятен ассызыклыйбыз», - диелә документның 43нче пунктында.

Исегезгә төшерик, Казан декларациясе – саммит һәм гомумән бөтен Россия рәислеге нәтиҗәләре теркәлгән документ. Анда берләшмә әгъзасы булган илләрнең алга таба үсеш һәм дөньядагы актуаль проблемаларга карата консолидацияләнгән карашлары чагылдырылган.

Элегрәк БРИКС илләре Казан декларациясендә хезмәттәшлек киңәйтү нигезләрен атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100