news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БРИКС илләре Казан декларациясендә хезмәттәшлекне киңәйтү нигезләрен атады

БРИКС илләре уртак мәнфәгатьләр нигезендә алга таба хезмәттәшлекне киңәйтү, шулай ук стратегик партнерлыкны үстерүне дәвам итү мөһим, дигән нәтиҗәгә килде. Бу тезис БРИКС берләшмәсе илләре Казан декларациясендә язылган. Документ Кремль сайтында чыкты.

«Без уртак мәнфәгатьләр һәм стратегик партнерлыкны алга таба үстерүнең төп приоритетлары нигезендә хезмәттәшлегебез һәм бердәмлегебезне ныгыту мөһимлеге турында кабат белдерәбез», - диелә документта.

Исегезгә төшерик, Казан декларациясе – саммит һәм гомумән бөтен Россия рәислеге нәтиҗәләре теркәлгән документ. Анда берләшмә әгъзасы булган илләрнең алга таба үсеш һәм дөньядагы актуаль проблемаларга карата консолидацияләнгән карашлары чагылдырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot