news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКС илләре Казан декларациясендә Украина буенча позицияләрен белдерде

БРИКС илләре Казан декларациясендә Украина буенча позицияләрен белдерде
Фото: Сергей Бобылев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

БРИКС илләре Украинадагы конфликтка карата илкүләм позиция турында искәрттеләр. Берләшмә әгъзалары шулай ук әлеге кризисны диалог һәм дипломатия аша тизрәк җайга салу яклы, диелә Кремль сайтындандагы документта.

«Без Украинадагы һәм аның тирәсендәге вазгыятькә карата тиешле форумнарда билгеләнгән Илкүләм позицияләр турында искә төшерәбез, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Куркынычсызлык советы һәм БМОның Генераль Ассамблеясен дә исәпкә алып. Без ассызыклыйбыз, барлык дәүләтләр дә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Уставының максатлары һәм принциплары нигезендә үзара бәйләнештә эш итәргә тиеш. Без конфликтны диалог һәм дипломатия ярдәмендә тыныч хәл итүне тәэмин итәргә тиешле арадашчылык һәм игелекле хезмәтләр турындагы тиешле тәкъдимнәрне канәгатьлек белән билгеләп үтәбез», — диелә Казан декларациясенең 36 пунктында.

Әйтергә кирәк, бу Казан декларациясендә Украина телгә алынган бердәнбер пункт.

  • Исегезгә төшерәбез, Казан декларациясе – БРИКС саммиты һәм бөтен Россия рәислеге нәтиҗәләрен теркәгән документ. Анда шулай ук берләшмә әгъза-илләренең алга таба үсеше һәм дөньядагы актуаль проблемалар буенча берләштерелгән алымнары чагылдырылган.
  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100