news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКС илләре Аграр альянс төзергә җыена

Июнь аенда БРИКС конгрессы узачак, анда берләшмәнең Аграр альянсын төзүне расларга ниятлиләр. Сакчыл игенчелек илкүләм хәрәкәте президенты Людмила Орлова шулай дип белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Без инде декабрьдә түгәрәк өстәл уздырдык, хәзер исә конгресс үткәрү һәм шундый альянс төзүне килештердек. Уннан артык ил үз мөнәсәбәтен белдерде. Хәзер документлар, механизмнар әзерлибез, программа формалаштырабыз», - дип аңлатты ул.

«Берләшмәдә рәислек иткәнгә күрә, Бразилия альянсны оештыручыларның берсе булыр дип уйлыйбыз. Хәзерге вакытта җавап көтәбез. Барлык документлар да расланган һәм килештерелгән», - дип искәртте ул.

Яңа альянс анда кергән дәүләтләрнең, хезмәттәшлекнең Көнбатыш модельләренә альтернатива тәкъдим итеп, авыл хуҗалыгы һәм экологик технологияләр кебек өлкәләрдә көчләрен берләштерергә тиеш.

Агросәнәгатьтә углерод эзен киметү буенча программалар әзерләү яңа структураның бер бурычы булырга мөмкин. Болардан тыш, БРИКС Көнбатыштагы тиңдәшләренә көндәш булган углерод кредитлары белән сәүдә итү өчен үз платформасын оештырырга мөмкин. Углерод кредитлары ярдәмендә илләр яки компанияләр CO2 эмиссиясен киметкән өчен финанс компенсациясе ала.

Альянска БРИКС әгъзалары яки партнерлары гына кушыла ала дигән сүз түгел. Инициатива белән, Казахстан һәм Үзбәкстанны да кертеп, Евразия икътисади берлеге әгъзалары һәм күзәтүчеләре булган дәүләтләр кызыксына инде. «Агымдагы катлаулы вазгыятьне искә алып», Көнбатыш илләренә әлегә тәкъдимнәр җибәрелмәгән. «Әмма тулаем алганда алар безнең белән бик тыныч аралаша. Узган ел хәтта безнең конференциядә чыгыш та ясадылар», - дип өстәде Орлова.

Конференция 2024 елның июлендә узды. Шулай ук үткән елның җәендә БРИКСка керүче илләр өчен бердәм аграр ашлык биржасы булдыру инициативасы хакында да фикер алыштылар. Аңа кадәр РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм Россия Банкына тиешле тәкъдим әзерләргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100