news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БРИКС илләре яшь белгечләре Казанда дипломатиядәге инновацияләр хакында фикер алыша

Чарада Бразилия, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы, Россия һәм Кытайдан килгән 50 белгеч катнаша.

БРИКС илләре яшь белгечләре Казанда дипломатиядәге инновацияләр хакында фикер алыша

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда БРИКС илләре яшь дипломатларының V форумы ачылды. Анда Бразилия, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы, Россия һәм Кытайдан килгән 50 белгеч дипломатиядәге инновацияләр һәм өлкәне цифрлаштыру хакында фикер алыша. Чара спикерлары арасында РФ Тышкы эшләр министрлыгының Россия-Америка мәсьәләләре буенча вәкиле Стивен Сигал һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова да бар.

«Без БРИКС илләре яшь дипломатларының V форумын үткәрәбез. Анда БРИКС илләре яшь дипломатлары тематикасы, цифрлаштыру, БМОның һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хакында фикер алышачаклар», - диде Россия Тышкы эшләр министрлыгының яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков.

Бүген, 22 октябрьдә, форумны ачу тантанасы булды. Өч көн дәвамында БРИКС илләре дипломатлары IT-парк, Иннополис, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлегендә булачак.

Казан БРИКС илләре яшь дипломатлары форумын беренче тапкыр гына кабул итми. 2015 елда Татарстан башкаласында әлеге чара узды инде. Шуннан соң ул Бразилия, Кытай, Көньяк Африка Республикасы һәм Һиндстанда үткәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot