news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БРИКС әгъзалары 2024 елда Россия рәислеген хуплады

Берләшкән Милләтләр Оешмасының 78 нче Генераль Ассамблеясы кырында 2024 елда БРИКС әгъзалары – тышкы эшләр министрлары очрашуы узды. Очрашу 2024 елда киләсе җитәкче ил буларак, Россия рәислегендә үтте.

«Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы 2024 елда «Гадел глобаль үсеш һәм иминлек өчен күп яклылыкны ныгыту» девизы астында БРИКСны Россия рәислегендә һәм XVI БРИКС саммитын Казанда, Россиядә уздыруны тулысынча хуплады», — диелә очрашу нәтиҗәләре турында Тышкы эшләр министрлыгы сайтында дөнья күргән хәбәрдә.

Катнашучыларга 2024 елгы саммитка әзерлек барышы турында мәгълүмат бирелгән. Берләшмәгә кергән илләр тышкы эшләр министрларының булачак вакыйга кырында тулы форматлы очрашуы узар дип көтелә.

2023 елда БРИКС рәисе буларак, Көньяк Африка Республикасының тырышлыгы шулай ук югары бәяләнде. Министрлар август ахырында Йоханнесбургта уңышлы узган саммит өчен рәхмәт белдерделәр. Шул исәптән партнерлыкның ачыклыгы һәм инклюзивлыгы дәлилләре буларак, «аутрич БРИКС-Африка» һәм «БРИКС плюс» форматындагы утырышлар өчен дә рәхмәт җиткерделәр.

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елда Казанда 20дән артык ил лидеры катнашында БРИКС һәм БРИКС-плюс дәүләт башлыклары саммитын үткәрү турында карарны имзалады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу — республика өчен зур хөрмәт һәм җаваплылык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100