news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Брест шәһәрендә истәлек билгесен ачу тантанасы узды

Брест шәһәрендә истәлек билгесен ачу тантанасы узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Бүген Брест шәһәрендә «Рәхмәтле буыннарның тере истәлеге» («Живая память благодарных поколений») истәлек билгесен ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җиңүчеләр буынына уникаль халык һәйкәле булдыру өчен тәңкәләр җыю Брестта 2023 елның гыйнвар ахырында башланды. Ә узган елның июлендә Брест крепостенең Оборона музеенда Алексей Талай исемендәге хәйрия фондына Истәлекле билге булдыру өчен җыелган тәңкәләрне тапшыру тантанасы булды», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot