news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Брест өчен көрәшкән Петр Гавриловның шәхси карточкасында милләте татар дип күрсәтелгән

Брест ныгытмасында Петр Гавриловның 1945 елда тутырылган шәхси карточкасының күчермәсе бар.

Брест өчен көрәшкән Петр Гавриловның шәхси карточкасында милләте татар дип күрсәтелгән
Рифат Каюмов

Бөек Ватан сугышында Брест ныгытмасы өчен көрәшкән данлыклы каһарман Петр Гавриловның шәхси карточкасында милләте татар дип күрсәтелгән.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының төбәк тарихын өйрәнүчеләр төркеме, Татарстаннан килгән язучылар, галимнәр һәм журналистлар Белоруссиянең Польша чигендә урнашкан Брест ныгытмасы белән танышты. Әлеге урын Бөек Ватан сугышының беренче көнендә үк фашистлар һөҗүменә дучар була.

Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән авылында туып үскән керәшен Петр Гаврилов Бөек Ватан сугышын 41 яшендә майор дәрәҗәсендә Брест ныгытмасында каршылый. Ныгытма бөтен яктан чолганышта калуына карамастан, майор хәрабәләр арасыннан ай дәвамында дошманга каршылык күрсәтеп тора. Ул 23 июльдә каты яраланып, пленга төшә. Азат ителгәннән соң, ун елдан артык Совет хакимияте тарафыннан эзәрлекләнә, сатлыкҗан булып исәпләнә.

Петр Гаврилов

Фото: © Рифат Каюмов

1950нче елларда Сергей Смирнов Брест ныгытмасы турында китап язарга материал җыйганда Петр Гавриловның каһарманлыгын ачыклый. 1956 елда әсәр язылгач, майор халык каһарманына әверелә. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

 

Фото: © Рифат Каюмов

 

Фото: © Рифат Каюмов

Брест ныгытмасында Петр Гавриловның 1945 елда тутырылган шәхси карточкасының күчермәсе бар. Аның төп нөсхәсе Оборона министрлыгы архивында саклана. Әлеге документта Петр Гавриловның милләте татар дип күрсәтелгән.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Петр Гаврилов сугыштан соңгы елларда Краснодарда яши. Ул 1979 елда вафат була һәм, үзе теләгәнчә, Брест шәһәрендә җирләнә. Бүген төбәкчеләр делегациясе Петр Гавриловның каберен күрергә Брестның хәрби зиратына барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100