news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Брест – Мәскәү юлында 120 тонна законсыз алып керелгән яшелчә табылган

Смоленск таможнясы Россиягә законсыз төрек помидорларын һәм Польша алмаларын алып керүче алты йөк машинасын туктаткан.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Смоленск таможнясы хезмәткәрләре Россиягә законсыз рәвештә Төркия һәм Польша яшелчә һәм җиләк-җимешен алып керергә тырышкан алты йөк машинасын тоткарлаган. Бу хакта РИА “Новости” җиткерә.

Барлыгы 120 тонна йөк булган. Йөк машиналарының икесендә медикаментлар дип, документсыз Польша алмалары, өченчесендә – грушалары булган. 60 тонна төрек томаты, шулай ук документларсыз, калган өч машинада табылган.

Польшадан булган җиләк-җимеш юкка чыгарылачак, төрек томатларының язмышы әлегә билгесез.

Россия узган елның ноябреннән Төркия томатларын кертүгә тыюны бетерсә дә, кайбер җитештерүчеләр өчен ул үз көчендә әле, дип аңлатканнар таможняда.

Моннан тыш, йөк ташучыларны 300 меңгә кадәр штраф көтә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot