news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Брест крепосте оборонасын саклауда катнашкан Татарстан халкына истәлек тактасы ачылды

Брест крепосте оборонасын саклауда катнашкан Татарстан халкына истәлек тактасы ачылды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Бүген Беларусь Республикасының Брест шәһәрендә Бөек Ватан сугышы елларында Брест крепостен саклауда, Беларусь Республикасын һәм Брест шәһәрен азат итүдә катнашкан Татарстан халкына истәлек тактасы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әтиләребезнең һәм бабаларыбызның батырлыклары балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшырыла. Беларусь Республикасы һәм Россия Федерациясе арасындагы дуслык киләчәктә дә үсәр дип өметләнәбез», – диде Васил Шәйхразыев. Алга таба Милли Шура рәисе Татарстан Хөкүмәте исеменнән чәчәкләр салды, диелә хәбәрдә.

Чарада шулай ук Брест шәһәре башлыгы Сергей Лободинский, депутатлар корпусы җитәкчесе Андрей Филанович, Беларусь Республикасының төрле оешмалары әгъзалары катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot