news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Brent нефть бәясе узган елның ноябреннән беренче тапкыр 1 баррель өчен 92 доллардан артты

Бүген Brent эталон маркалы нефть бәясе 2022 елның 17 ноябреннән беренче тапкыр бер баррель өчен 92 доллардан артты. Бу хакта сәүдә мәйданчыклары мәгълүматларынннан билгеле булды.

Мәскәү вакыты белән 16.45 сәгатькә Brent фьючерслары бәясе 2022 елның ноябрендәгедән Лондондагы ICE биржасында бер барреле өчен 92,28 долларга җиткән. 17.57 сәгатькә ул бераз кимегән — 92,2 долларга кадәр.

WTI маркалы нефть бәясе дә арткан — октябрь фьючерслары 18.05 сәгатькә бер баррель өчен 89,25 долларга кадәр кыйммәтләнгән.

Элегрәк Нефть экспортлаучы илләр оешмасы (ОПЕК) ай саен доклад бирә иде. Аның нигезендә IV кварталда аңа дөнья ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен тәүлегенә 30,7 млн баррель чыгарырга кирәк булачак. Әмма III квартал нәтиҗәләре буенча көндәлек нефть чыгару уртача 27,4 млн баррельгә тигез булган. Шулай итеп, ихтыяҗ тәкъдимнән тәүлегенә якынча 3,3 млн баррельгә югарырак булырга мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия нефть экспортын үз теләге белән киметү вакытын 2023 ел ахырына кадәр озайтачак. Моңа кадәр тәэмин итүне киметү турында ОПЕК+ белән килешү төзелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100