news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Brent маркалы нефтьнең бер барреле бәясе 77,7 долларга җитте

Экспертлар бәя күтәрелү АКШның Иран белән төзелгән атом-төш программасы буенча килешүне өзәргә ниятләве һәм геосәяси киеренкелекнең артуы белән бәйли.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Brent маркалы нефтьнең бер барреле бәясе Лондон биржасында 77,7 долларга сатыла башлаган, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Brent һәм WTI маркалы нефтьнең бәясе әле бүген дә күтәрелүен дәвам итә.

Экспертлар нефть бәясе күтәрелүне АКШның Иран белән төзелгән атом-төш программасы буенча килешүне өзәргә ниятләве һәм геосәяси киеренкелекнең артуы белән бәйли. Моннан тыш, АКШ Президенты Дональд Трамп әлеге илгә карата санкцияләр кертергә ниятли. Иран ОПЕК оешмасына кергән илләр арасында нефть чыгару күләме буенча өченче урынны били.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot