news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Brent" маркалы нефтьнең барреле декабрьдән соң беренче тапкыр 42 долларга җиткән

Доллар курсы төшү чимал товарлары котировакасына уңай йогынты ясый, дип билгеләп үтә экспертлар

 (Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген доллар курсы төшү һәм АКШта нефть суырту кимү фонында нефтьнең эталон маркаларына бәяләр артты, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы.

Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" маркалы нефтькә май фьючерслары Мәскәү вакыты белән 13.57 сәгатькә барреле 42,08 доллар торган.

Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) электрон сатуларында "WTI" нефтенә апрель фьючерслары 13.48 сәгатькә 0,4 процентка (1 процент) күтәрелеп, барреле 40,6 долларга җиткән.

Кичә "Brent" 3 процентка арткан, "WTI" - 4,5 кә, дип белдерә «Интерфакс».

Доллар курсы төшү чимал товарлары котировакасына уңай йогынты ясый, дип билгеләп үтә экспертлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot