news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Brent маркалы нефть 2021 ел ахырыннан беренче тапкыр 68,8 долларга кадәр арзанайды

Мәскәү вакыты белән 18:46 сәгатьтә Brent маркалы нефть 68,84 долларга кадәр төшкән. Лондонның ICE биржасында ноябрьдә «кара алтын»га фьючерс контрактларының бәясе шундый иде, дип яза РИА «Новости».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Brent маркалы нефть 2021 елның 2 декабреннән мондый күрсәткечләргә төшмәгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Татнефть» Словакиягә һәм Венгриягә нефть җибәрүне арттырган, ул «Лукойл»ны алмаштырган. Шулай ук Татарстан нефть компаниясе Төркмәнстанда медполипропилен чыгарырга тели.

news_right_1
news_right_2
news_bot