Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бразилия журналисты: Казанда зур сәяси үзгәрешләргә старт бирелде
Бразилия телевидениесе корреспонденты Америко Мартинс фикеренчә, Казандагы БРИКС саммиты Бразилия өчен мөһим чарага әверелде, чөнки ул берләшмәгә нигез салучы илләрнең берсе булып тора. Нәкъ менә монда дөньяда киләчәктә булачак зур сәяси үзгәрешләр билгеләнде, дип сөйли ул «Татар-информ»га.
«Теләсә нинди глобаль сәяси үзгәрешләр күп вакыт таләп итә. Казанда БРИКС саммитында зур диалог башланды, ул әлеге үзгәрешләргә китерәчәк. Чараның яхшы оештырылуын билгеләп үтәсем килә, Татарстанда кешеләр бик әйбәт, миңа һәр мәсьәләдә ярдәм итәләр. Минем монда турист буларак киләсем килә, миңа республика ошады», - дип сөйли ул.
Ул өч көнгә Татарстанда бөтен дөнья язмышына йогынты ясый ала торган бик күп мөһим кешеләр җыелуын билгеләп уза. Шуңа глобаль үзгәрешләр көтәргә хокукыбыз бар, ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз