news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бразилия җыелмасы легендасы Роналдо Казанда Чемпионатның чирек финалын караячак

Чемпионатның Татарстан башкаласындагы соңгы матчында Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары ярымфиналга чыгу өчен уйнаячак.

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Бразилия футбол буенча җыелма командасы легендасы Роналдо Казанда узачак Дөнья чемпионаты чирек финалы матчын караячак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә вәзгыять белән таныш чыганак хәбәр итте.

Роналдо алдан Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатында булган иде. Легендар спортчы Диего Марадона белән  Франция һәм Аргентина җыелма командасы уеннарын карады.

  • Бүген Казанда Дөнья чемпионатының чирек финалында Бразилия һәм Бельгия командалары очраша.
  • Роналдо 2002 елда Корея һәм Япониядә көндәшләр капкасына 8 гол керткән һәм шуның белән командасына дөнья Кубогы яуларга ярдәм иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot