news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бразилия Владимир Путинны Рио-де-Жанейрога G20 саммитына чакырырга ниятли

Бразилия Россия Президенты Владимир Путинны ноябрьдә Рио-де-Жанейрода узачак G20 саммитына чакырырга ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бразилия Тышкы эшләр министрлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Жоэла Соуза Пинту Сампайуга сылтама белән хәбәр итә.

Басманың әңгәмәдәше сүзләренчә, «егермелек»кә керүче дәүләтләрнең лидерларына тиздән чакыру җибәрәчәкләр.

«Алдагы атналарда анда катнашучы барлык дәүләт башлыкларына да чакыру җибәреләчәк», - диде Бразилия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot