news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бразилия Президенты БРИКС саммитында дөньядагы климат үзгәрешләре проблемасын күтәрде

Бразилия Президенты БРИКС саммитында дөньядагы климат үзгәрешләре проблемасын күтәрде
Фото: © Сергей Бобылев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Бразилия Президенты Луис Инасиу Лула да Силва БРИКСның киңәйтелгән утырышында глобаль климат үзгәрү проблемасын күтәрде. Ул шулай ук илләрнең финанс мөнәсәбәтләре мәсьәләсенә дә кагылды. Видеоэлемтә аша чыгыш ясап, Бразилия лидеры Россия Президенты Владимир Путинга икътисади мөһим инициативаларны хуплавы өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең илләр ачлык һәм тигезсезлек белән көрәшергә тырыша. БРИКС климат үзгәрешләре мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә. Тарихи яктан алга киткән илләрнең барысы да хәзер икътисади яктан арта калган илләр өчен җаваплы булуында шик юк», – диде ул.

Бразилия Президенты дөньядагы климат үзгәрү проблемасын «ашыгыч мәсьәлә» дип атады, аны хәл итүне кичектерергә ярамый, дип белдерде.

«Безнең планетабыз бер, һәм планетабызның киләчәге безнең гамәлләребезгә бәйле», – диде ул.

Бразилия Президенты шулай ук альтернатив финанс мөнәсәбәтләрен булдырырга өндәде.

«Без коммерция мөнәсәбәтләре өчен чыгымнарны киметкән финанс системасын булдыру мөмкинлеге турында фикер алышабыз», – дип билгеләде Бразилия Луис Инасиу Лула да Силва.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100